Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чуллыда узган "Кышны озату - язны каршылау" бәйрәмендә кунаклар торт белән сыйланды

Чуллы авылында «Кышны озату - язны каршылау» бәйрәме узды. Биредә Чуллы һәм Туембаш авыл халкы катнашты. Раниф Вәлиуллин ат бизәп, балаларны, Кыш бабайны, Нәүрүзбикәне утыртып, гармун уйнатып урам әйләнделәр. Кыш бабай китмәскә күпме генә тартышса да, Нәүрүзбикәгә биреште. Бу көнне күптөрле спорт уеннары, мәктәп янында хатын-кызлар һәм балалар өчен чаңгы...

Чуллы авылында «Кышны озату - язны каршылау» бәйрәме узды. Биредә Чуллы һәм Туембаш авыл халкы катнашты. Раниф Вәлиуллин ат бизәп, балаларны, Кыш бабайны, Нәүрүзбикәне утыртып, гармун уйнатып урам әйләнделәр. Кыш бабай китмәскә күпме генә тартышса да, Нәүрүзбикәгә биреште. Бу көнне күптөрле спорт уеннары, мәктәп янында хатын-кызлар һәм балалар өчен чаңгы ярышлары, мылтыктан атулар булды. Бәйрәмне авыл җирлеге, мәдәният йорты мөдирләре, китапханәчеләр, Туембаш һәм Чуллы мәктәбе укытучылары оештырды. Чараны Гали Вәлиев һәм Гөлназ Нигъмәтуллиналар алып барды.

Бәйрәмдә барлык тамашачылар өчен кайнар чәй, коймак, пылау, шашлык белән сыйлану оештырылган иде.

Яр Чаллыдан кунакка кайткан Асановлар гаиләсе барлык кунакларны торт белән сыйладылар. Казаннан Равил Зарипов, Яр Чаллыдан Альберт Вакиловлар, Кукмарадан Миннур Гафиева, Туембаштан Мәдинә Әхмәтҗанова, Чулпан Хәләвиева, Хәмит Хаҗиев та үз җыр-моңнарын бүләк иттеләр.

фото: http://minusinsk.info/?mode=news&date=2012-02-27

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk