Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Билгесез ир-ат лифтта 10 яшьлек кызны көчләп качкан

Әлеге коточкыч хәл 2 сентябрьдә көпә-көндез, Казанның Оренбург трактындагы бер йортның дүртенче катында була. Билгесез ир-ат лифтта 10 яшьлек кызга карата җенси характердагы гамәлләр кыла һәм качып китә. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, урамда уйнап йөргән кызны әлеге ир-ат югалган песиен эзләү сылтавы белән подъездга чакырып ала. Икәүдән-икәү генә калгач, йортның...

Әлеге коточкыч хәл 2 сентябрьдә көпә-көндез, Казанның Оренбург трактындагы бер йортның дүртенче катында була. Билгесез ир-ат лифтта 10 яшьлек кызга карата җенси характердагы гамәлләр кыла һәм качып китә.

Беренчел тикшерү фаразлары буенча, урамда уйнап йөргән кызны әлеге ир-ат югалган песиен эзләү сылтавы белән подъездга чакырып ала. Икәүдән-икәү генә калгач, йортның дүртенче катындагы лифт кабинасы янында кызга карата бозык гамәлләр кыла.

Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган, җинаятьчене эзләү һәм тикшерү эше дәвам итә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk