Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада узган "Кыр көне" республика семинар-киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты (+фото)

Бүген районыбызда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында агросәнәгать комплексы мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. "Кыр көне" дип аталган әлеге чарада авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләрнең күргәзмәсе оештырылып, анда 50гә якын рәсми дилерлар 200 төрле техника тәкъдим итте. Әлеге күргәзмә белән танышканнан соң, семинар кунаклары Пчеловод авылындагы Роберт Димитриевның гаилә фермасында булдылар....

Бүген районыбызда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында агросәнәгать комплексы мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. "Кыр көне" дип аталган әлеге чарада авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләрнең күргәзмәсе оештырылып, анда 50гә якын рәсми дилерлар 200 төрле техника тәкъдим итте. Әлеге күргәзмә белән танышканнан соң, семинар кунаклары Пчеловод авылындагы Роберт Димитриевның гаилә фермасында булдылар. "Восток" хуҗалыгының Түбән Шәмәрдән комплексындагы 400 баш сыерга исәпләнеп төзелгән мега-фермасы да кунакларда зур кызыксыну уятты. Аннан оң киңәшмә Вахитов исемендәге хуҗалыкның арпа һәм "Фән" тәҗрибә кырында дәвам итте. Әлеге хуҗалык "Элиталы орлыклар ассоциациясе" әгъзасы булып тора. Һәм биредә югары сыйфатлы орлыклар җитештерелә. Кунаклар тәҗрибә кырында игелүче бөртеклеләр белән танышканнан соң, азык әзерләүче һәм туфрак эшкәртүче техниканың эшен күзәттеләр, үсемлекчелектә заманча технологияләр белән таныштылар. Соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Вахит мәдәният йортында пленар җыелыш үткәрде. Анда урып-җыюга хәзерлек, терлек азыгы хәзерләү һәм авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы башка мәсьәләләр турында сөйләшенде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара семинар

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X