Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белем һәм тәрбия бирү милли традицияләр аша алып барылырга тиеш

Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында "Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этник компоненты" дигән этнопедагогик семинар узды. Балаларны традицион кыйммәтләр белән кызыксындыруны тагын да камилләштерү, туган телгә мәхәббәтне фольклор, тарихи ядкарьләр, этник сәнгать аша үстерү максатында оештырылган әлеге чарада районыбызның Үрәсбаш һәм Югары Чура авыллары балалар бакчалары мөдирләре Любовь Павлова һәм...

Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында "Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этник компоненты" дигән этнопедагогик семинар узды.

Балаларны традицион кыйммәтләр белән кызыксындыруны тагын да камилләштерү, туган телгә мәхәббәтне фольклор, тарихи ядкарьләр, этник сәнгать аша үстерү максатында оештырылган әлеге чарада районыбызның Үрәсбаш һәм Югары Чура авыллары балалар бакчалары мөдирләре Любовь Павлова һәм Людмила Алексеевалар да катнашты. Семинарны ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин, ТР керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш мөхәррире Людмила Белусовалар ачып җибәрде. Белем бирүдә этник кыйммәтләр һәм культураларның буыннан-буынга күчүе, туган телебезне саклау максатында оештырылган этнокультуралы лагерьлар, атнакөн мәктәбенең эш тәҗрибәләре, уку китаплары, этнокультура компонентларын кулланып дәресләр оештыру хакындагы чыгышлар семинарда катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Белем һәм тәрбия бирү милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып барылырга тиеш - семинарны оештыручылар, чыгыш ясаучылар, фикер алышучыларның төп фикере әнә шул булды.

фото: http://www.tuganaylar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: казан халыклар дуслыгы йорты этнопедагогик семинар

erid: 2VtzqxWHLUk