Белем һәм тәрбия бирү милли традицияләр аша алып барылырга тиеш
Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында "Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этник компоненты" дигән этнопедагогик семинар узды.
Балаларны традицион кыйммәтләр белән кызыксындыруны тагын да камилләштерү, туган телгә мәхәббәтне фольклор, тарихи ядкарьләр, этник сәнгать аша үстерү максатында оештырылган әлеге чарада районыбызның Үрәсбаш һәм Югары Чура авыллары балалар бакчалары мөдирләре Любовь Павлова һәм...