Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

База дәрәҗәсендәге математика буенча вакытыннан алда тапшырган БДИ нәтиҗәләре билгеле

Татарстанда тиешле вакытыннан алда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ тапшырган 13 укучының 4се биремнәрне "икеле"гә эшләгән. Искәртеп узабыз: база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ 5 баллы шкала буенча бәяләнә, чыгарылыш сыйныф укучысына урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен 3 балл тупларга кирәк иде. Имтиханны резерв көнендә - 21 апрельдә янә...

Татарстанда тиешле вакытыннан алда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ тапшырган 13 укучының 4се биремнәрне "икеле"гә эшләгән. Искәртеп узабыз: база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ 5 баллы шкала буенча бәяләнә, чыгарылыш сыйныф укучысына урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен 3 балл тупларга кирәк иде. Имтиханны резерв көнендә - 21 апрельдә янә тапшырырга мөмкин. Якын арада профиль дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ нәтиҗәләре мәгълүм булачак.
23 марттан 24 апрельгә кадәр Россиядә БДИны тиешле вакытыннан алда бирү этабы уза, анда Россиянең 9 меңгә якын укучысы катнаша. 26 мартта Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама районнары һәм Казаннан 68 укучы профиль дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ тапшырды. Ә 30 мартта Татарстанның 99 укучы рус теле буенча БДИны вакытыннан алда бирде.
Татарстан Республикасында имтихан тапшыру пункты Казанның Идел буе районында урнашкан 6нчы гимназия базасында ачылган. Барлык имтиханнар да җирле вакыт белән иртәнге 10да башлана.

чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/411385.htm

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk