Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларда электр энергиясе югала

Бүгенге көндә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе яхшырган саен электр энергиясен күбрәк файдаланабыз. Кукмара районы электр челтәрләре ясаган айлык анализлар нигезендә электр энергиясе югалучы авыллар ачыкланды: Битләнгер, Ятмас Дусай, Янсыбы, Сазтамак, Мәмәшир, Югары Шөн,Зур Кукмара, Өлге, Манзарас, Төркәш, Нырты, Вахит. Электр энергиясенең югалу сәбәпләрен ачыклау өчен декабрь аенда Алабуга электр челтәрләренең рейд бригадасы...

Бүгенге көндә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе яхшырган саен электр энергиясен күбрәк файдаланабыз. Кукмара районы электр челтәрләре ясаган айлык анализлар нигезендә электр энергиясе югалучы авыллар ачыкланды: Битләнгер, Ятмас Дусай, Янсыбы, Сазтамак, Мәмәшир, Югары Шөн,Зур Кукмара, Өлге, Манзарас, Төркәш, Нырты, Вахит.
Электр энергиясенең югалу сәбәпләрен ачыклау өчен декабрь аенда Алабуга электр челтәрләренең рейд бригадасы белән берлектә тикшерү үткәрелде. Тикшерү вакытында законсыз электр энергиясен куллану очраклары ачыкланды. Югары Шөн, Мәмәшир авылларында электр энергиясен урлаучы 5 йорт хуҗасына 10000 сумнан 50000 сумга кадәр күләмдә актлар төзелде. Алдагы көннәрдә дә электр энергиясенең югалу сәбәпләрен ачыклау өчен Алабуга электр челтәрләренең рейд бригадасы hәм башка районнар белгечләре катнашында тикшерүләр уздырылачак.
Электр энергиясен законлы файдаланыйк!

фото http://www.aomz.azov.ru/blog.php?qurcs=/staroe/topic-4591/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk