Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылдашларын янгыннан коткарган байлангарлыларга МЧСның Мактау грамотасы һәм кул сәгате тапшырылды (+фото)

Агымдагы елның 25 гыйнварында, кичке сәгать 21.46да районыбызның Байлангар авылындагы йортларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы авыл кешеләре Кәримуллин Ризанур Ханиф улы һәм Мөхәмәтгалиев Айнур Фәрит улы үзләренең өйләрендә күршеләре ягыннан төтен исе килүен сизәләр, урамга чыгалар һәм күрше йортның арттагы өлешеннән төтен чыгуын күрәләр. Пожар...

Агымдагы елның 25 гыйнварында, кичке сәгать 21.46да районыбызның Байлангар авылындагы йортларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы авыл кешеләре Кәримуллин Ризанур Ханиф улы һәм Мөхәмәтгалиев Айнур Фәрит улы үзләренең өйләрендә күршеләре ягыннан төтен исе килүен сизәләр, урамга чыгалар һәм күрше йортның арттагы өлешеннән төтен чыгуын күрәләр. Пожар булган урынга йөгереп баралар, өйнең керү ишегеннән йорт эченә узалар, төтен эченнән караватта йоклап ятучы йорт хуҗасы Кәримуллин И.М.ны күрәләр. Аны өйдән урамга алып чыгалар, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренә тапшыралар.

1964 елгы Кәримуллин И.М. йорт эченнән үзвакытында чыгарылганлыктан, зыян күрми.

Авылдашларын коткаруда үзләреннән активлык күрсәткән Ризанур Кәримуллин һәм Айнур Мөхәмәтгалиевлар Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм кул сәгате белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk