Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аш-Буҗи клубында мөслимәләр бәйгесе узды

Яулык ябып, озын итәкләр киеп, намаз юлында йөри торган туташ-ханымнар урамда соңгы вакытта күбрәк күренә башлады. Моңа, бәлкем, мәдрәсәдәге укулар, мөгаллимнәребезнең хәдис-вәгазьләре дә тәэсир итәдер. Аш-Буҗи авылының мәдәният йортында да мөслимәләр катнашында бик матур кичә булды. Купка авылы белән Аш-Буҗи абыстайлары көч сынашты бу көнне. Әйе, чыннан да, бик күңелле,...

Яулык ябып, озын итәкләр киеп, намаз юлында йөри торган туташ-ханымнар урамда соңгы вакытта күбрәк күренә башлады. Моңа, бәлкем, мәдрәсәдәге укулар, мөгаллимнәребезнең хәдис-вәгазьләре дә тәэсир итәдер. Аш-Буҗи авылының мәдәният йортында да мөслимәләр катнашында бик матур кичә булды. Купка авылы белән Аш-Буҗи абыстайлары көч сынашты бу көнне. Әйе, чыннан да, бик күңелле, яхшы әзерлекле "Мөслимәләр бәйгесе" булды ул. Кичә авылның имамы Мансур Тимеровның Коръән укуы белән башланып китте. Алып баручылар Йолдыз Закирова белән Казан кунагы Илзам Хаҗиев беркемгә дә моңсуланырга ирек бирмәделәр. Бәйгедә ике команда да бирешмәскә тырышты. Мөнәҗәт уку, хәдисләр сөйләү, кызыклы күренешләр күрсәтү һәм дингә кагылышлы сорауларга бер хатасыз җавап бирүләре аларның бар яктан да килгән, булган ханымнар икәнен күрсәтте. Биюгә, җырга оста катнашучыларны Кукмарадан килгән кунаклар - Рузилә, Гөлфия, Гөлсинур абыстайлар бәяләде.

"Мин - йолдыз" дип йөрүче артистлар да кирәк түгел. Аш-Буҗиның үзендә дә шул йолдызларны читкә куярлык җырчылар Рифнур Хәмәтдинов, Илшат Сафин, Айгөл Шәрипова, Зөһрә Тимеровалар бар икән. Аларның җырлавы, яшь кенә биючеләрнең матур биюләре халыкны рәхәтләнеп ял иттерде. Зал тутырып килгән тамашачы бу бәйгедән үзе өчен күп белем дә, мәгълүмат та алды, минемчә.

Заһидә ШАҺИМӘРДАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X