Без сезгә, кемнән ярдәм сорарга да белмәгәч, борчылып шалтыратабыз. Авылыбызны этләр басты, өйдән чыгар хәл юк, урам тутырып йөриләр. Кыш үтеп китте, балалар рәхәтләнеп чаңгыда да йөри алмый калдылар, әби-бабайлар мәчеткә барырга курка. Беркөнне ферма янында 32 эт санаганнар. Әле тагын балаласалар, нишләргә кирәк? Үткән ел шул этләр аркасында каз-үрдәк,...
Без сезгә, кемнән ярдәм сорарга да белмәгәч, борчылып шалтыратабыз. Авылыбызны этләр басты, өйдән чыгар хәл юк, урам тутырып йөриләр. Кыш үтеп китте, балалар рәхәтләнеп чаңгыда да йөри алмый калдылар, әби-бабайлар мәчеткә барырга курка. Беркөнне ферма янында 32 эт санаганнар. Әле тагын балаласалар, нишләргә кирәк? Үткән ел шул этләр аркасында каз-үрдәк, тавыкларсыз калдык. Быел да су буена чыгармыйча, читлектә генә үстерикмени кош-кортны? Болынга сыер-бозауларны арканларга да куркабыз. Җитәкчелек безнең моң-зарны ишетеп, берәр чарасын күрсен иде.
Арбаш авылы халкы
фото: http://www.nnforum.ru/news/proisshestviya/page/2/
Нет комментариев