Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алты һәм дүрт яшьлек ике бала бикле өйдә янып үлгән

4 май көнне иртә белән ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениесенә Спасс районының Полянка авылындагы йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр бер сәгать дәвамында янгын белән көрәшәләр. Янгын булган урында 2009 һәм 2011 елгы малай белән кызның гәүдәләре табыла. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразлары...

4 май көнне иртә белән ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениесенә Спасс районының Полянка авылындагы йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр бер сәгать дәвамында янгын белән көрәшәләр.

Янгын булган урында 2009 һәм 2011 елгы малай белән кызның гәүдәләре табыла. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, балалар әлеге йортта әбиләре белән яшәгәннәр, ул аларның опекуннары булган. 47 яшьлек хатын-кыз иртә белән балаларны өйдә бикләп калдыра һәм эшкә китә. Янгын чыгу сәбәпләре әлегә ачыкланмаган, дип яза http://sntat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев