Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алар актив тормыш позициясендә

Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар район музеенда экскурсиядән башланып китте, аннан чәй өстәле артында "Татарстан" ресторанында дәвам итте. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре Марат Мөхәммәтшин, Нәкыя Орлова, Гөлшат Галиева, Руфина Габделхәева, Рөстәм Хәсәнов, Илгиз Зарипов, Рамил Сәләхетдиновлар район инвалидлар башлангыч оешмалары вәкилләре өчен бай эчтәлекле концерт куйдылар, инвалидларның тормышын яктырткан видеоязма...

Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар район музеенда экскурсиядән башланып китте, аннан чәй өстәле артында "Татарстан" ресторанында дәвам итте. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре Марат Мөхәммәтшин, Нәкыя Орлова, Гөлшат Галиева, Руфина Габделхәева, Рөстәм Хәсәнов, Илгиз Зарипов, Рамил Сәләхетдиновлар район инвалидлар башлангыч оешмалары вәкилләре өчен бай эчтәлекле концерт куйдылар, инвалидларның тормышын яктырткан видеоязма күрсәттеләр.
Кичәне район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ачып җибәрде һәм районның икътисадый хәле, проблемалары белән җентекләп таныштырды, инвалидлар җәмгыятенең эшендә актив катнашкан Зур Сәрдек җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Зиннур Газизов, инвалидларның "Аргамак" спорт командасы әгъзалары Мөнир Гыймадиев, Зөлфия Әгъләмоваларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Инвалидларның район оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов җәмгыятьнең 25 еллык тарихын бәян итеп, аның беренче рәисләре Илгизәр Закиров, Мәсләви Галиев, Ясәви Заһидуллиннарның эшчәнлегенә югары бәя бирде, алда торган проблемалар турында, инвалидлар иҗтимагый тормышы, аларны спорт-мәдәният белән шөгыльләнүгә тартуда ирешелгән уңышлар турында сөйләде.

Азат САБИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk