Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Африка “ясса”сын кукмаралылар да яратып әзерли

Мин Казанда университетта укыганда тулай торакта чит ил студентлары да яшәде. Вьетнам кызларының тозлы иваси балыгын көнбагыш маенда кыздырып ашауларын, инде егерме ел вакыт үтсә дә, күңелем белән әле дә кабул итеп бетерә алмыйм. Ә менә африкалы Папис, татар кызына өйләнгән әфган Али ашарга пешерергә дип кухняга чыксалар, тәмле исләр...

Мин Казанда университетта укыганда тулай торакта чит ил студентлары да яшәде. Вьетнам кызларының тозлы иваси балыгын көнбагыш маенда кыздырып ашауларын, инде егерме ел вакыт үтсә дә, күңелем белән әле дә кабул итеп бетерә алмыйм. Ә менә африкалы Папис, татар кызына өйләнгән әфган Али ашарга пешерергә дип кухняга чыксалар, тәмле исләр борынны кытыклап, бүлмәләргә кадәр тула иде.

Папистан мин Африканың милли ризыкларының берсе булган "ясса" пешерергә өйрәндем. Әле хәзер дә аны бик теләп әзерлим, өйдәгеләр дә яратып ашый. Аның бер мәшәкате дә, авырлыгы да юк, пешереп карагыз әле.

Савытта дөгене тарала торган итеп пешереп аласың. Ул пешкән арада ит әзерләнә. Тавык итен, чебеш булса тагын да яхшырак, вак кисәкләргә турап (шашлыкка әзерләгән зурлыкта), калын төпле кәстрүлгә салып ("утятница" булса тагын да әйбәт) томалап пешерергә куясың. Кәстрүл төбенә бернинди дә май салынмый, бары тик ит өстенә әз генә су өстисең. Әлеге итне үз согында берникадәр томалап пешергәннән соң, 4-5 тырнак сарымсакны ваклап өстенә саласың, кара төелгән борыч сибәсең. Ит моннан соң да 20 минутлап әкрен утта томаланып пешәргә тиеш.

6-8 зур суганны ярымбоҗра итеп турап, тавык өстенә саласың, бер аш кашыгы горчица, әз генә тоз, 2 данә "Магги", әз генә су өстисең. Суган пешеп чыгуга (10-15 минуттан соң), ярты лимон согы кысып саласың. Теләгән кеше маслина да сала ала.

Дөгене зур киң савытка салып, кырыйларына тавыкны тезеп куясы да, кәстрүлдә калган "шулпа"ны дөге өстенә сибеп чыгасың. Тәлинкәне укроп, салат яфраклары белән дә бизәп куярга була.

"Ясса"ны туган көннәрдә, кунаклар килгәндә икенче аш итеп табынга чыгарырга да мөмкин. Тәмле булсын!

Лилия НУРГАЛИЕВА

фото: http://vgorodah.com/articles/retsepty-blyud/?gorod=surgut&SECTION_CODE=retsepty-blyud&PAGEN_2=8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk