1 май 2014 яңалыклары
-
Кукмараның сәнгать мәктәбе укучылары “Алтын хохлома” дигән олимпиадада катнашты
Вятка Аланында мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында рәсем сәнгате буенча "Алтын хохлома" дигән төбәкара олимпиада узды. Әлеге чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Алия Йөзмөхәмәтова, Илүзә Хәбибуллина, Ләйсән Закировалар да катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре сөенечле булыр, дип ышанабыз.
-
Янил китапханәсенә заманча ремонт ясалган
Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов ярдәме белән авыл китапханәсендә заманча ремонт үткәрелгән. Хәзер биредә китап укучылар өчен барлык шартлар тудырылган, дип хәбәр итте безгә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резидә Касыймова. Китапханәдә шулай ук "Тылсым" курчак театры эшләп килә икән. фото: http://www.yarskonline.ru
-
"Зилант"та кызлар арасында баскетбол ярышы була
4 майда, 9.00 сәгатьтә, "Зилант" спорткомплексында 2000-2001 елларда туган кызлар арасында "Зидант" спорт мәктәбе беренчелегенә баскетбол яршылары узачак. фото: http://vipadvert.ru/news-13156.html
-
Котыру авыруыннан сак булыйк, дип искәртә "Россельхознадзор" идарәсе инспекторы
Быел ветеринария хезмәткәрләре тиешле чаралар күрүе нәтиҗәсендә районда котыру авыруы очраклары булмады, чөнки кыргый җәнлекләргә 60 мең вакцина тозак итеп куелды, дип хәбәр итте "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Рәшит Хәйруллин. Ләкин бу тынычланырга җирлек бирми. Чөнки кыргый җәнлекләр күченеп йөри, район территориясенә чит өлкәләрдән һәм күрше районнардан авыру төлкеләр, кыргый...
-
Африка “ясса”сын кукмаралылар да яратып әзерли
Мин Казанда университетта укыганда тулай торакта чит ил студентлары да яшәде. Вьетнам кызларының тозлы иваси балыгын көнбагыш маенда кыздырып ашауларын, инде егерме ел вакыт үтсә дә, күңелем белән әле дә кабул итеп бетерә алмыйм. Ә менә африкалы Папис, татар кызына өйләнгән әфган Али ашарга пешерергә дип кухняга чыксалар, тәмле исләр...
-
Кукмара районының Ош.Юмья авылыннан Марина Сәйфуллина Казанда троллейбус йөртә
Тарихка күз салсаң, шаккатмалы: хатын-кызлар җилкәсенә нинди генә авыр йөк ятмаган! Сугыш чорында ирләрне алыштырып, тракторга да утырганнар, очкыч белән дошманга каршы һава сугышлары да алып барганнар. Хәтта космонавт хатын-кызыбыз да бар безнең. Тыныч тормышта руль бору көчле затлар эше булып саналып килсә дә, соңгы елларда хатын-кызларның машина иярләве гадәти...
-
Янил төшләремә керә, - ди якташыбыз Рәшит Бәшәр
Без "Хәлең ничек, якташым?" дигән рубрика кысаларында туган якларыннан читтә яшәүче якташларыбызның хәл-әхвәлләрен белергә, соңгы вакытта тормышларында булган яңалыклары белән кызыксынырга уйладык. Бәлки сезнең дә танылган шәхесләребез белән элемтәләрегез бардыр, алар турында үзегез дә безгә хәбәр итә аласыз. Тагын кайсы якташларыбызның тормышы сезне кызыксындыра? Сездән хатлар, шалтыратулар көтәбез. Сәхифәнең беренче...
-
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны 1 Май бәйрәме белән котлады
1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән! -Бу бәйрәм - хезмәт кешесенә карата олы хөрмәт билгесе. Бүген һәр тармакта барган уңай үзгәрешләргә районыбыз халкының һәркайсы үзеннән зур өлеш кертә, - диелә котлауда. -Сәнәгать предприятиеләрендә югары сыйфатлы продукция җитештерелә, эшмәкәрлек көннән-көн үсә, авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре бара, социаль-чисталык икеайлыгы...