Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Котыру авыруыннан сак булыйк, дип искәртә "Россельхознадзор" идарәсе инспекторы

Быел ветеринария хезмәткәрләре тиешле чаралар күрүе нәтиҗәсендә районда котыру авыруы очраклары булмады, чөнки кыргый җәнлекләргә 60 мең вакцина тозак итеп куелды, дип хәбәр итте "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Рәшит Хәйруллин. Ләкин бу тынычланырга җирлек бирми. Чөнки кыргый җәнлекләр күченеп йөри, район территориясенә чит өлкәләрдән һәм күрше районнардан авыру төлкеләр, кыргый...

Быел ветеринария хезмәткәрләре тиешле чаралар күрүе нәтиҗәсендә районда котыру авыруы очраклары булмады, чөнки кыргый җәнлекләргә 60 мең вакцина тозак итеп куелды, дип хәбәр итте "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Рәшит Хәйруллин. Ләкин бу тынычланырга җирлек бирми. Чөнки кыргый җәнлекләр күченеп йөри, район территориясенә чит өлкәләрдән һәм күрше районнардан авыру төлкеләр, кыргый этләр үтеп керергә мөмкин. Бүгенге көнгә Саба районында бер, Мамадыш районында сигез һәм Балтач районында котыру авыруының бер очрагы теркәлгән. Барыбыз да игътибарлы булсак иде: төлкеләрнең торак пунктларга якын килүе, таушалган кыяфәттә булуы, кешеләрдән курыкмавы, аларга ташланырга әзер булуы, аякларының параличлануы әлеге авыруның төгәл билгеләре булып тора. Кыргый хайваннар терлекләрне, этләрне һәм кешеләрне тешләгән очракта кичекмәстән ветеринария белгечләренә һәм медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, югыйсә, котыру авыруы үлем белән төгәлләнәчәк.

фото: http://andid.moy.su/news/detskaja_poliklinika_1/2013-08-26-153

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X