Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил төшләремә керә, - ди якташыбыз Рәшит Бәшәр

Без "Хәлең ничек, якташым?" дигән рубрика кысаларында туган якларыннан читтә яшәүче якташларыбызның хәл-әхвәлләрен белергә, соңгы вакытта тормышларында булган яңалыклары белән кызыксынырга уйладык. Бәлки сезнең дә танылган шәхесләребез белән элемтәләрегез бардыр, алар турында үзегез дә безгә хәбәр итә аласыз. Тагын кайсы якташларыбызның тормышы сезне кызыксындыра? Сездән хатлар, шалтыратулар көтәбез. Сәхифәнең беренче...

Без "Хәлең ничек, якташым?" дигән рубрика кысаларында туган якларыннан читтә яшәүче якташларыбызның хәл-әхвәлләрен белергә, соңгы вакытта тормышларында булган яңалыклары белән кызыксынырга уйладык. Бәлки сезнең дә танылган шәхесләребез белән элемтәләрегез бардыр, алар турында үзегез дә безгә хәбәр итә аласыз. Тагын кайсы якташларыбызның тормышы сезне кызыксындыра? Сездән хатлар, шалтыратулар көтәбез.

Сәхифәнең беренче кунагы - Янил авылында туып-үскән татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, 1985 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Бәшәр.

-Рәшит абый, нихәлләрдә яшәп ятасыз? Тормышларыгыз ничек?

-Хезмәтемнең соңгы ун елын Яр Чаллыдагы "Мәйдан " журналында эшләп, моннан өч ел элек пенсиягә чыктым. Әлбәттә, мин пенсиядә дип, өйдә кул кушырып утырмыйм - мәктәпләргә очрашуларга, әдәби берләшмә утырышларына йөрим, яшь талантларны эзлибез. Кайвакытта яшь язучылар үзләре үк киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Иҗатыма килсәк, "Казан утлары" журналының апрель санында бер бәйләм шигырьләрем чыга. "Мәйдан" журналында, көз көне, август-сентябрьләрдә булыр, мөгаен, "Җирдә тирбәлүче бишекләр" дигән повестем чыгачак. Татарстан китап нәшриятында "Нәни кунаклар" дигән китабым әзерләнеп ята, рәсемнәр генә ясыйсы, сайлыйсы калды.

-Янилгә кайткалыйсызмы соң? Туган авылыгыз төшегезгә кермиме?

-Янилгә узган ел кайткан идем, дуслар янында - Кәримулла Йосыповта тукталдым. Быел менә май аенда хатынымның әнисенең юбилее була. Ул Югары Казаклар авылында яши, шуңа кайтырга исәпләп торабыз. Туган авылым төшемә еш керә. Узган ел "Мәйдан" журналының 6нчы санында "Йолдызлы күпер" дигән повестем басылды. Ул Янилгә багышланган, анда дуслар, авылдашлар турында сөйләнелә.

Яр Чаллыга Лилия НУРГАЛИЕВА шалтыратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X