Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Адайда чәчәк бәйрәме узды (+Фото)

Адай авылы клубында "Чәчәкле ишегалдым" дигән бик матур тамаша булды. Өстән явып торган яңгыр да, бәйрәмгә дип ашкынган авыл халкын тоткарлый алмады. Олысы-кечесе үзешчәннәрнең матур концер-тамашасын карап, рәхәтләнеп ял итте. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакчаларны фотосурәтләргә төшереп, шуннан күргәзмә оештырылган иде. Авылда 139 хуҗалык булып, шуның 39ының ишегалларын чәчәкләр бизи. Әлеге...

Адай авылы клубында "Чәчәкле ишегалдым" дигән бик матур тамаша булды. Өстән явып торган яңгыр да, бәйрәмгә дип ашкынган авыл халкын тоткарлый алмады. Олысы-кечесе үзешчәннәрнең матур концер-тамашасын карап, рәхәтләнеп ял итте. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакчаларны фотосурәтләргә төшереп, шуннан күргәзмә оештырылган иде.

Авылда 139 хуҗалык булып, шуның 39ының ишегалларын чәчәкләр бизи. Әлеге уңайдан "В Контакте" челтәрендә иң күп чәчәкле ишегалдына конкурс үткәрелде. Габделхәй Хәләветдинов хуҗалыгы 39 тавыш җыеп җиңүче булды. Фидания Ханафина, Илсөяр Галимҗанова, Рәйханә Хантимироваларның әйтерсең лә кулларыннан гөлләр тама... матурлыкны үзләре тудыра алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk