Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Адай авылы клубында шәфкатьлелек сәгате узды (+Фото)

Адай авылы клубы мөдире шәфкатьлелек атналыгы уңаеннан башлангыч мәктәп укучылары белән "Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Балалар мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең эш-гамәлләре белән таныштылар, аларның кешелеклелек кебек яхшы сыйфатларын үзләренә өлге итеп алдылар. Укучылар үзләренең күрше-тирә әби-бабайларына ничек тимурчылык итүләре турында сөйләделәр, олыны - олы, кечене кече...

Адай авылы клубы мөдире шәфкатьлелек атналыгы уңаеннан башлангыч мәктәп укучылары белән "Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Балалар мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең эш-гамәлләре белән таныштылар, аларның кешелеклелек кебек яхшы сыйфатларын үзләренә өлге итеп алдылар. Укучылар үзләренең күрше-тирә әби-бабайларына ничек тимурчылык итүләре турында сөйләделәр, олыны - олы, кечене кече итәргә кирәклегенә төшенделәр. Кече туганнарыбыз хайваннар һәм табигать тә безнең ярдәмгә мохтаҗ икән бит! Клуб мөдире Фәния Хәбибуллина монысын да читтә калдырмады. Бу тәрбия сәгате "Кояшлы" уены белән тәмамланды. Кояш елмайган, бар җиһанны җылыткан кебек чарада катнашучылар да кулга-кул тотынышып, озак вакытка җитәрлек җылылык, көч алып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk