Зур йөрәкнең тыйнак батырлыгы: Кукмарада яшәүче Наилә Гайфетдинова — фабрика легендасы
Утыз җиде еллык хезмәт стажы — алтын кулларында һәм зирәк карашында чагылган тулы бер чор.
Иске гаилә альбомында саргайган газета кисәге саклана. Уртада — эш урынында төшкән яшь хатын-кызның фотосы. 1971 ел. Рәсем астындагы язу бүген дә аның күңелендә горурлык хисе уята: «Коммунистик хезмәт ударнигы Наилә Гайфетдинова нигезләүчеләр (основщиц) бәйгесендә җиңүче булды. Ул республикадагы иң яхшы нигезләүче дип танылды!»
Сугыш чоры баласы
Бүген бу нәфис гәүдәле ханымга инде 90 яшь. Әмма үз эшенең остасы булып танылганчы, аңа тормышның күп кенә авыр сынауларын узарга туры килгән.
— Мин 1936 елда Казанда тудым. Әтием Шәмсемөхәммәт — Нормабаш, әнием Таифә Зур Сәрдек авылыннан иде. 1940–1941 елларда алар вербовка буенча Бурәт-Монголиягә китәләр, — дип искә ала Наилә апа.
Ләкин тыныч тормышны сугыш җимерә. Ул аларны туган яктан еракта «куып җитә». Наиләнең әтисе фронтка алына, ә инде 1942 елда гаиләгә аның Сталинград янында хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр килә. Озакламый Таифә ханым икенче тапкыр гаилә кора. Әмма бу никахны да сугыш тар-мар итә: ире, хәрби кеше буларак, Ватанны сакларга китә һәм кире әйләнеп кайтмый. 1945 елда Наиләнең энесе туа. Ә 1947 елда алар туган яклары — Нормабаш авылына кайтырга карар кыла.
— Хәтерлим әле, поезд Нократ Аланы станциясендә туктады. Аннан без авылга җәяүләп кайттык. Чемодан күтәргән килеш, кулда кечкенә бала белән Кукмарага кадәрге юл бик озын булып тоелды. Һәр чакрым зур авырлык белән узылды. Шулай итеп, без Нормабашка — әтинең үги әнисе Гарифә яшәгән йортка кайтып җиттек, — дип сөйли Наилә апа, кадерле хатирәләрен барлап. — Биредә әнием дуңгызчылык фермасында эшләде, кешеләргә хуҗалык эшләрендә ярдәм итте. Бернинди хезмәттән дә курыкмады. Тормышыбыз тыйнак булды.
Ул 1949 елның 15 августында киез итек фабрикасы каршындагы фабрика-завод өйрәнчекләре училищесына (ФЗӨгә) укырга керә. Шул вакытта нибары өч сыйныф белеме генә була.
— Ул елларда ФЗӨ китаптан гына түгел, ә хезмәттә чыныгып, эшне гамәлдә өйрәнергә әзер булган яшьләргә ишекләрен киң ачты. Миңа ул чакта нибары 13 яшь иде. Фабрика мине үстерде, кеше итте, дип әйтергә була. Без иртәнге гудоктан кичке гудокка кадәр хезмәт куйдык. Бер тәүлектә 10-12 мең пар киез итек җитештердек, — диде Наилә апа.
Республикадагы иң яхшы нигезләүче
Аның хәтере нигезләү цехының бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән көннең һәр мизгелен бүген дә ачык саклый. Цех райондашыбызны станокларның өзлексез гүләве белән каршы ала. Андагы эш станок янында басып тору гына түгел, ә зур көч һәм сабырлык таләп иткән авыр кул хезмәте була. Вак җыерчыклар каплаган кул бармаклары әле дә һәр хәрәкәтне хәтерли сыман. Ул елларда нигезләүче хатын-кызлар чын осталар саналган, чөнки киез итекнең сыйфаты нәкъ менә аларның хезмәтенә бәйле булган.
«Мин үз эшемне бик яраттым», — ди әңгәмәдәшем. Нәкъ менә хезмәтенә булган мәхәббәт, тырышлык һәм осталык аны республикадагы иң яхшы нигезләүче дәрәҗәсенә күтәргән. 1971 елда узган республика бәйгесе аның хезмәт юлының иң зур казанышы була. Анда 32 предприятиедән килгән алдынгы эшчеләр «иң яхшы» исемен алу өчен көч сынаша.
Еллар узу белән фабрика үзгәрә: яңа җиһазлар кайтарыла, өлкән осталар лаеклы ялга китә. Әмма Наилә апа үз һөнәренә тугрылыгын беркайчан да югалтмый. Ул бәхетен эштә генә түгел, ә гади, хезмәт сөючән кеше йөрәгендә дә таба. Язмыш аны Мәкъсүт Гайфетдинов белән очраштыра. Мәкъсүт абый комсомол әгъзасы, электрик булып эшли, соңрак шул ук киез итек фабрикасының киез цехы җитәкчесе вазыйфасын башкара. Аларның тормышы уртак хезмәт белән үрелә: завод гудогы, станоклар тавышы, йон исе...
Гаилә — җылы учак
Мәкъсүт Сәләх улы җәмәгать тормышында да бик актив кеше була. «Ул һәрвакыт фабриканың футбол командасында уйнады, үзешчән сәнгать тормышында актив катнашты», — дип искә ала Наилә апа. Алар 46 ел иңне-иңгә куеп гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2003 елда Мәкъсүт Сәләх улы вафат була. Бүген Наилә апа балалары, онык-оныкчыклары һәм якыннарының кайгыртуы һәм игътибары белән уратып алынган.
Әңгәмәбез ахырында: «Гаилә бәхетенең, озын гомерле никахның сере нидә?» — дигән сорау бирдем. Ул, үткән гомер юлын күңелендә яңартып алгандай, бераз тын калды да болай диде:
— Без — совет чоры тәрбиясе алган кешеләр. Тормышта күпне күрдек. Сугыштан соңгы ачлык елларын, шатлык-югалтуларны да кичердек. Әмма беркайчан да зарланмадык. Ул вакытта юк-барга елап-сыктап йөрү килешми иде. Гомер иткәндә төрле хәлләр була: көнкүреш мәшәкатьләре дә, аңлашылмаучанлыклар да очрый. Әмма гаиләне саклап калырга ярдәм иткән иң мөһим кагыйдә бер: кирәк чакта юл куя һәм вакытында дәшми кала белергә кирәк, — диде ул.
Чыннан да, аның иңнәрендә җиңел булмаган тормыш юлы. Утыз җиде еллык хезмәт стажы — алтын кулларында һәм зирәк карашында чагылган тулы бер чор. Ләкин аның иң зур бүләге Мактау тактасында түгел. Иң кадерле бүләк — гаиләсе, балалары, оныклары һәм оныкчыклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев