Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яктышыбыз, режиссер Дамир Самерханов Дагыстан Республикасындагы театрларның берсендә "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен сәхнәләштерде

"Әсәрдә үзгәрешләр күп булды", - ди ул

Якташыбыз, Кукмара егете, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов Дагыстан Республикасының Дербент шәһәрендәге Дәүләт театрларының берсендә эшләп кайтты.

- Мин анда Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәгә куйдым, - ди Дамир. - Әсәрдә үзгәрешләр күп булды: анда яшәүче халык – табасараннарның мәдәниятенә яраклашырга, аларның   җыр-биюләрен  кертергә  туры  килде. Спектакльнең ахырын да башкача төгәлләдем, Әлмәндәрне исән-имин, гаиләсе янында калдырдым, аңа тагын йөз ел гомер бүләк иттек. Соңгы мизгелдә Әҗәл Әлмәндәргә: “Син яшәргә тиеш!” - дип әйтә һәм кәгазьне ертып ташлый. Спектакль табасараннарның милли җыры белән төгәлләнә. Спектакльнең премьерасы сентябрь аенда булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk