Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районы мәктәпләрендә булды

Кукмара районының барлык мәктәпләрендә дә укучылар кайнар аш белән тәэмин ителә.

“Бердәм Россия”нең Татарстан бүлекчәсе сәркатибе Фәрид Мөхәммәтшин йөкләмәсе белән, партия депутатлары мәктәп ашханәләрендә туклануның сыйфатын ачыклау буенча рейдларга чыкты. Якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да районыбызның Манзарас, Кукмара өченче урта мәктәпләрендә, күппрофильле лицейда балаларның туклануы белән кызыксынды.

Манзарас мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова сүзләренә караганда, бүгенге көндә белем йортында 461 бала укый. Укучыларның һәрберсе кайнар аш белән туклана. 1-4 сыйныфларга, озынайтылган көн төркемен дә кертеп, өч тапкыр ашату каралган. Туклану графигы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып оештырылгач, бернинди ыгы-зыгы, этеш-төртеш юк. Укучылар әйтүенчә, алар тукланудан канәгать, тавык итеннән рагу һәм пылауны көн дә ашарга риза.

Депутат Римма Ратникова да балалар өчен пешерелгән боткадан авыз итте. “Күз белән дә күрдек, ризыкның тәмле һәм сыйфтлы булуына да ышандык”, - диде Римма Атласовна.
Уку елы башында мәктәпләрдә туклану буенча гомуммәктәп ата-ана комитеты сайланган булган. Чиреккә бер мәртәбә рейд оештырылып, гигиенаны саклау, туклану графигы, рацион, порцияләрнең күләме, пешекчеләрнең тышкы кыяфәте, ашханәнең җиһазландырылуы, әзер продукциянең сыйфаты тикшерелгән, әти-әниләр үзләре дә балалар ризыгын ашап караганнар, укучылар арасында сораштыру үткәргәннәр. Кимчелекләр махсус журналга теркәлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев