Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» VI слеты ачылды

Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан йөзгә якын бала катнаша.

Лубян урман-техник көллияте базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» VI слетын ачу тантанасы булды. 

Кукмара районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» VI слеты ачылды

Слет өч көн — 26-28 июльдә узачак. Анда 31 мәктәп урманчылыгыннан йөзгә якын бала катнаша.

Беренче көнне укучылар өчен интерактив интеллектуаль уен «Цифрлы урман викторинасы» уздырылды. Аның барышында катнашучылар урман хуҗалыгы өлкәсендә белемнәрен, шулай ук эрудиция, логика һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Шулай ук Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы да оештырылды.

Кукмара районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» VI слеты ачылды

Яшь урманчыларны, аларның остазларын һәм чакырылган кунакларны Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, Саба һәм Кукмара районнары башлыклары Рәис Миңнеханов һәм Сергей Димитриев сәламләде.

«Без традиция буенча ел саен Лубянга район мәктәп урманчылыкларының иң актив катнашучыларын җыябыз. Төп максат — балаларда урманга мәхәббәт тәрбияләү, аны хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәклеген аңлату. Бәйгегә килгән укучылар булачак урманчыларның нинди шартларда укуларын күрәләр. Шулай ук югары категорияле укытучылар уздырган мастер-классларда катнаша һәм киләчәктә урманчы булып эшләү өчен кирәк булачак фәннәр белән дә таныша», — диде Равил Кузюров.

Кукмара районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» VI слеты ачылды

Слетны ачу тантанасыннан соң, кунаклар республика мәктәп урманчылыкларының күргәзмә экспозициясен карады, ә командалар ярышларда үз көчләрен сынады. Төрле контроль пунктларда укучыларны берничә практик бирем көтә иде. Яшь урманчылар үсемлекнең яфраклары һәм үсентеләре буенча аның төрен, орлыклар буенча агач һәм куакның токымын билгеләделәр, күз белән карап һәм махсус җайланма белән агачның диаметрын, биеклеген, ничә еллык булуын ачыкладылар. Шулай ук катнашучылар үсентеләр утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен, урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җиһазлар турындагы белемнәрен дә күрсәтте.

Кукмара районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» VI слеты ачылды

Казаннан Рәмис Хәкимовның слетта беренче тапкыр катнашуы.

«Минем уйлавымча, урманчы һөнәре ул бик мөһим һәм кирәкле. Чөнки урман — безнең дустыбыз һәм аңа сак караш булырга тиеш. Слетка килгәнче команда белән алдан әзерләндек. Җиңүгә өметләнәбез», — диде ул.

Кукмара районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» VI слеты ачылды

Түбән Кама шәһәренең Красноключинск мәктәбеннән Варвара Морозова һәм Анастасия Минневәлиева мәктәп урманчылыгында дүрт елга якын шөгыльләнә икән.

«Слетта өченче ел килүебез. Кызганычка каршы, бу безнең соңгы бәйге, чөнки быел 9нчы сыйныфны тәмамлыйбыз. Эстафетаны яшь урманчыларга тапшырачакбыз. Биредә безгә бик ошый. Биремнәрнең барысы да кызыклы. Программада яңа төр сынаулар да бар. Мәсәлән, беренче медицина ярдәме күрсәтү — быел яңа. Әлбәттә, һәр кеше моны өйрәнергә һәм белергә тиеш», — ди кызлар.

Кукмара районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» VI слеты ачылды 

«Без башка районнардан килгән командаларның егет-кызлары белән таныштык. Әлеге слетта катнашучылар табигатьне аңларга, аның белән дус булырга өйрәнәләр», — дип сөйләде Лубян мәктәп урманчылыгыннан Георгий Казанцев.

28 июльдә йомгак ясау һәм слет җиңүчеләрен бүләкләү булачак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Трудовая слава»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев