Реклама
Республикада төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә.
10 гыйнварда Татарстан территориясендә кар явуы һәм буран чыгуы көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Синоптиклар шулай ук көньяк-көнчыгыштан искән җилнең урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәюен фаразлый, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә.
фото: Татар-информ
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз