Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Сергей Димитриев Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны бәйрәм белән котлады

    -1 октябрь -һәр елны Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Аларга игътибар, хөрмәт, ихтирам күрсәтү көне бу, - диелә котлауда - Районыбызда бүгенге көндә 15 мең 765 пенсионер яши. Аларның рухи халәтенә, матди хәленә, ихтыяҗына, торак-көнкүреш шартларына игътибар күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы. Һәм ул көзнең бер көне белән генә...

    Реклама

    -1 октябрь -һәр елны Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Аларга игътибар, хөрмәт, ихтирам күрсәтү көне бу, - диелә котлауда - Районыбызда бүгенге көндә 15 мең 765 пенсионер яши. Аларның рухи халәтенә, матди хәленә, ихтыяҗына, торак-көнкүреш шартларына игътибар күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы. Һәм ул көзнең бер көне белән генә тәмамланмас, ә даими тормышка ашырылыр дигән ышанычта калам. Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, бүгенге көндә республика, район тормышында теләп катнашуыгызны югары бәялибез, нык рухлы булуыгызга сокланабыз. Безнең белән булуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә. Һәрбарчагызга - лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә исәнлек -саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим. Алдагы көннәрегез күңел тынычлыгы белән, муллыкта, иминлектә, якыннарыгызның игелекләрен күреп үтсен.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: