Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның «Вахитов» җәмгыятендә 460 миллион сумлык мегаферма төзелеше бара

Мегаферма 960 савым сыерга исәпләнгән.

Бүгенге көндә Кукмараның «Вахитов» җәмгыятендә 960 савым сыерга исәпләнгән 460 миллион сумлык мегаферма аякка басып килә. Киләчәктә монда елына 8640 тонна сөт җитештерү күздә тотыла.

Быел аның бер корпусын, саву залын, силос, сенаж чокырларының бер өлешен, дезинфекция ясап кертү урынын октябрь аена төзеп бетерергә уйлыйлар. Беренче этапта башкарасы эшләр өчен 350 миллион сум акча каралган.

«Бүгенге көндә Вахит ягында 2511 баш савым сыер бар, ә Тырышта – 610. Икесендә дә бер үк санда кеше хезмәт куя. Шуңа күрә заманча корылмалар, технологияләр турында кайгыртырга кирәк. Яңа саву залы “карусель” тибында, ә ашый торган урыннары иркенрәк булачак. Иске абзарлардагы маллар бирегә күчкәч, аларын төзекләндерә башлаячакбыз. Алга таба анда да азык цехы, төрү линиясе урнаштырмакчы булабыз. Әгәр мал саны арта икән, тагын бер корпус төзерлек урын бар», - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов.

Агымдагы елның алты аенда вахитлеләр продукция сатудан 494 миллион сум акча кереме алган, бу үткән елның шушы вакытына караганда 113 миллион сумга артыграк, диделәр. Тырыш ягында исә әлеге сан - 102 миллион сум, алдагы ел белән чагыштырганда 22 миллион сумга күбрәк. Ә вахитлеләр үз канаты астына алганчы, хуҗалыкның еллык акча кереме 15-18 миллион сум булган. Җитәкченең сүзләренә караганда, соңгы елларны акчаларның төп өлеше төзелешләр алып бару өчен тотыла.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев