Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре 8 Март уңаеннан автоледиларга чәчәкләр бүләк итте

Районда «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе узды.

Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе кысаларында гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Юл инспекторлары автоледилар идарә иткән машиналарны туктатып, аларга лалә чәчәкләре бүләк иттеләр. Моннан тыш, автомобиль йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрттеләр, шулай ук күрсәтмә материаллар өләштеләр.

«Чараның максаты - хатын-кызларны яз бәйрәме белән тәбрикләү генә түгел, ә җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклегенә җәлеп итү, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата кайгыртучанлык һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү», - дип билгеләп үттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

Автомобиль йөртүче гүзәл затларга чәчәкләр ЮХИДИнең теркәү бүлегендә дә тапшырылды.

фото: ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk