Акция балаларны транспортта имин йөртүгә юнәлдерелгән иде.
Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары балаларга канцелярия товарлары тапшырды. Бу турыда Кукмара районының ЮХИДИ бүлегендә сөйләделәр.

31 августта һәм 1 сентябрьдә ЮХИДИ инспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» ГБУ хезмәткәрләре белән берлектә шәһәр урамнарында «Бала – төп пассажир!» дигән акция оештырды. Әлеге чара балаларны транспортта имин йөртүгә юнәлдерелгән иде.

Кагыйдәләрне төгәл үтәгән барлык пассажир балаларга да канцелярия товарлары җыелмасы тапшырылды.
Акция шулай ук ЮХИДИ бүлеге бинасында – халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү төркемендә дә үтте.

фото: ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев