Кукмарада Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион артына миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылды
Көн темасы

Кукмарада Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион артына миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылды

Анда район башлыгы Сергей Димитриев, күппрофильле лицей укытучылары, укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.

«Агач утырт» акциясе кысаларында Кукмарадагы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион артында миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылды.

Анда район башлыгы Сергей Димитриев, күппрофильле лицей укытучылары, укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.

«Бүген кызым Алия белән агач утырттык. Бу акция экология турында кайгырту гына түгел, ә җирдә үз эзеңне калдыру өчен искиткеч мөмкинлек тә», - диде Рисалә Кашипова.

Район башлыгы Сергей Дмитриев: «Утыртылган агачлар берничә елдан соң халыкны үзләренең матурлыклары белән сөендерер дип өметләнәм. Агач утырту гына түгел, аны саклап тоту да мөһим», - диде.

Агач утырту буенча үткәрелгән акцияләр соңгысы түгел. Шәһәр урамнарын һәм паркларын яшелләндерү буенча массакүләм чаралар үткәрү киләчәктә дә планлаштырыла.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев