Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Педагог һәм остаз елын ябу тантанасы булды

Чара кысаларында педагогларны бүләкләделәр.

Педагог һәм остаз елын ябу тантанасы район Мәдәният йорты фойесында башланды, анда 26 пар педагог «Укытучы вальсы» биеде.

Кукмарада Педагог һәм остаз елын ябу тантанасы булды

Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Әхмәдуллин билгеләп үткәнчә, елдан-ел укытучыларга зур игътибар бирелә.

«2023 елда район башлыгы Сергей Димитриев ярдәмендә „Район башлыгы гранты“ булдырылды. Бүген дә 37 номинациядә 120 педагог грант иясе булды. Бу акчалата премия, минемчә, зур стимул. Ә гомумән алганда, безнең төп бурыч — балаларга сыйфатлы белем бирү һәм аларны дәүләт имтиханнарына әзерләү», — диде Илфат Әхмәдуллин.

Кукмарада Педагог һәм остаз елын ябу тантанасы булды

Бүләкләүләр, матур сүзләр, алкышлар бу көнне күп яңгырады. Укытучы һәм остаз елы тәмамланды, әмма безнең социаль тормышыбыз, формалашуыбыз һәм тәрбиябез өчен хезмәт куючыларның эше дәвам итә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев