Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Чулпан» балалар бакчасы ачылды

Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм «Уңайлы мохит» республика программалары буенча төзекләндерелгән.

Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Чулпан» балалар бакчасы кабат үзенең ишекләрен ачты.

Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр, сабыйларның шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, ремонт эшләрен башкарган «Домострой» оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев һәм башкалар килгән иде.

Кунакларны бакча «хуҗалары» – балалар җыр-бию, шигырьләр белән каршы алды. Район башлыгы да буш кул белән генә килмәгән иде, ул бакчага 300 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Бу - шәһәребездәге икенче яшьлеген кичергән бишенче балалар бакчасы. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм «Уңайлы мохит» республика программалары буенча төзекләндерелгән. «Чулпан» - районда бердәнбер катнаш төрдәге балалар бакчасы, шуңа күрә биредә ике инклюзия төркеме оештырылган. Бакчада барлыгы 140 сабый тәрбияләнә.

«Ремонт эшләре язын, апрель айларында башланды. Төзелеш оешмасы эшчеләренең хезмәтеннән канәгать, җитәкчеләре дә - җайлы, итагатьле, олы йөрәкле кеше. Аларның тырышлыгы белән шундый якты, матур, иң мөһиме - куркынычсыз, тулысынча уңайлы мохит булдырылган бакча барлыкка килде. Моңа әле үзебез дә ышанып җитә алмыйбыз. Алга таба да балаларны, әти-әниләрне сөендереп, исән-сау эшләргә язсын. Капиталь ремонт барышында төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмады. Әле Азат Мөзәкир улының  ярдәме белән буфетларга шкафлар да урнаштырылды. Мин биредә унике ел хезмәт куям. Әлеге вакыт аралыгында төрле авырлыклар белән очрашырга туры килде. Безне бигрәк тә яз-көз айларында бинаның түбәсеннән су кереп интектерде. Ни дисәң дә, бинага - 37 ел, нәкъ менә октябрь башында аның туган көне. Шул уңайдан зур бүләк бу», - диде «Чулпан» балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллина.

Җәй айларында  бакча коллективына да эш җитәрлек булган: территорияләрен җыештырганнар, буяганнар, чәчәкләр үстергәннәр. Хезмәтләренең нәтиҗәсе дә күз алдында: бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә, әйләнә-тирәне аллы-гөлле чәчкәләр бизи.

Азат Нәбиевның сүзләренә караганда, бу әлеге оешма тарафыннан төзекләндерелгән дүртенче балалар бакчасы икән. Капиталь төзекләндерү программасы буенча биредә фасадны яңарту, түбәне, ишек-тәрәзәләрне, җылыту, канализация, су белән тәэмин итү системаларын алмаштыру, электромонтаж хезмәте каралган булган. Ә отделка эшләре өстәмә башкарылган. Бинаның стеналары туры түгел, канализация челтәре бик начар хәлдә иде, әмма бакча коллективы белән бергә бу авырлыкларны җиңеп чыга алдык, дип билгеләп үтте ул.

«Бакча ремонттан соң бик нык үзгәрде, белем һәм тәрбия бирү стандартларының бөтен таләпләренә туры килә торган итеп эшләнде. Бүлмәләр якты, җылы, балалар юка гына, уңайлы кофталардан йөри. Минем улым Илназ бакчаны бик ошата. Тәрбиячебез Гүзәл Фоатовна да сабыйларга карата игътибарлы. Гомумән, коллектив турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә алабыз, чөнки биредә бик көчле педагоглар, үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкара торган тәрбиячеләр эшли. Балалар рус,  инглиз телләрен өйрәнәләр, математика белән шөгыльләнәләр, шулай ук логопед белән дәресләр үткәрелә.  Барысы өчен дә бик зур рәхмәт аларга», - диде бәйрәмгә килгән әниләрнең берсе Чулпан Әскәрова.
 
Ә Ләйсән Хөснуллинаның әлеге бакчага инде дүртенче баласы йөри икән. «Бакчабыз “алтын” безнең, бик яратабыз. Хәзер бигрәк тә матур, янып тора», - диде ул.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk