Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада капиталь ремонттан соң муниципаль архив ачылды

Бүгенге көндә архивта 41438 берәмлек документ саклана.

Бүген Кукмара муниципаль архивының төзекләндерелгән бинасын ачу тантанасы булды.

Анда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район архивының җитәкчесе Гөлнара Касыймова һәм башкалар катнашты. Бина «Татарстан Республикасы муниципаль архивларын капиталь ремонтлау программасы» кысаларында «Стройком Плюс» оешмасы тарафыннан төзекләндерелгән.

«Шәхсән минем өчен бу - бик мөһим чара. Чөнки әлегә кадәр архивларга карата игътибар бик аз булды, хәтта берничә еллар буе документлар тупланмады, югалды, янды, су астында калды… Татарстан Президентының ярдәме белән республикада махсус программа булдырылды. Аның матур үрнәге бүген сезнең күз алдында. Югары дәрәҗәдә, бөтен шартлары китереп эшләнгән архив, республикада беренчеләрдән булып, сезнең районда ачыла. Ул - инновацион архив, әле аны сезгә килеп өйрәнәчәкләр. Шуңа күрә башыннан ук эшне дөрес итеп оештырырга кирәк», - диде Гөлнара Зәкәрия кызы.

Архив ул стеллажларда яткан кәгазь генә түгел, ә аның эчендә тупланган мәгълүмат бит, дип билгеләп үтте башкала кунагы. Шуңа күрә биредә хезмәт куючылар тарихны саклап калуда, киләчәк буыннарга тапшыруда зур эш башкаралар. Моннан тыш, алар балалар белән экскурсияләр үткәрәләр, күргәзмәләр оештыралар, конкурс, грантларда катнашалар…

«Без бу бинага 2016 елның октябрь аенда күчендек. Быел исә республика программасы ярдәмендә бина бик матур үзгәрешләр кичерде: урам яктан төзекләндерелде, уңайлы мохит булдырылды, элмәтакталар, янгын-сак сигнализациясе, автомат янгын сүндерү җайланмасы куелды, бүлмәләр тулысынча ремонтланды... Бүгенге көндә архивта 41438 берәмлек документ саклана. Без соңгы елларны гына ике грант отып, документларны цифрлаштыру өчен комплекс һәм уку залына видеопроектор, экран, ноутбук җиңүгә ирештек. Без даими рәвештә укучылар белән очрашулар, дәресләр үткәрәбез, ә балаларга документларны кулга бирү куркыныч. Әлеге җиһазлар исә эшебезне тагын да нәтиҗәле итәр, зуррак мөмкинлекләр ачар, дип ышанам», - диде Гөлнара Касыймова.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk