Реклама
Районда барлыгы 565 юбилей медале тапшырылачак.
Бүген Кукмарада Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырыла башлады. Аны, беренчеләрдән булып, үзенең 95 яшьлек туган көнендә Кукмарадан Михайлова Александра Федоровна алды.
Ветеранны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм яшь армиячеләр тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан районда 565 сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылачак.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз