Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 400гә якын кеше коронавирустан вакцина ясаткан

133 кеше вакцинациянең ике фазасын да үткән.

Бүгенге көндә Кукмарада 400гә якын кеше коронавирустан вакцина ясаткан. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Илназ Фәйзуллин сөйләде.

«Бүгенге көндә районда 390 кеше “Гам-КОВИД-Вак” вакцинасы ясатты, шуларның 133е икенче дозаны да алды. Аларның күбесе - медицина хезмәткәрләре һәм табиблар. Беркемнең сәламәтлегендә тайпылышлар күзәтелмәде», - диде Илназ Фәйзуллин.

Табибның сүзләренә караганда, дәваханәгә яңадан 330 кешелек вакцина кайтты. Ул махсус суыткычларда минус 18 градуста саклана. Әлегә кадәр кулланылган вакцинаның бер ампуласы 5 кешегә исәпләнгән иде. Ә яңа партиядә бер ампула бер генә кешегә ясала.

Иммунизация узарга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибына яки фельдшерына (поликлиника, участок дәваханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә ала.

8(84364) 2-74-20 телефоны буенча – регистратурага, 122 номерына  шалтыратып, кайнар линия аша да язылырга мөмкин. 

Район үзәк дәваханәсенең икенче катында урнашкан 211нче кабинетта - эпидемиолог, шулай ук 223нче прививка ясау кабинетында да сезне кабул итәчәкләр. 

Моннан тыш, дәваханәнең Инстаграмдагы рәсми kukmor_crb аккаунтының директына да языла аласыз. Анда үз мәгълүматларыгызны – фамилия, исем, әтиегезнең исемен, туган елыгызны һәм телефон номерыгызны калдырырга кирәк. 

Шулай ук хәзер Татарстан һәм Россия бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга була.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина, Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk