Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада 250 кеше – республика районнарының Башкарма комитет җитәкчеләре, мәгариф идарәсе начальниклары, аларның урынбасарлары булдылар

Укытучыларның республика киңәшмәсе кысаларында июнь аенда башланган чаралар ахырына якынлаша

Бүген Кукмара 250 кешене – республика районнарының Башкарма комитет җитәкчеләрен, мәгариф идарәсе начальникларын, аларның урынбасарларын кабул итте. Кунаклар иң элек Кукмара аграр көллиятендә, шәһәребезнең күппрофильле лицеенда һәм гимназиядә, балалар бакчаларында, “Галактика” иҗат йортында булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Соңыннан район Мәдәният йортында “Россия Федерациясенең мәгариф стратегиясе: Татарстан Республикасында аны тормышка ашыру юллары” дигән темага үткәрелгән секция утырышында катнаштылар. Анда Татарстанның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, аның урынбасарлары, мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, республиканың милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың чыгышлары тыңланды.

- Укытучыларның республика киңәшмәсе кысаларында июнь аенда башланган чаралар ахырына якынлаша. Аның программасы бик бай булды: төрле секция утырышлары, татар теле укытучыларның корылтае үткәрелде. Аларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен Кукмара районы уңай мөмкинлекләр тудырды. Биредә бик зур күләмле хезмәт башкарылды. Шулай ук кукмаралыларның укучыларга профориентация бирү юнәлешендә башкарган эшләре дә игътибарга лаек, моны аграр көллият, күппрофильле лицей мисалында гына түгел, хәтта балалар бакчаларының эшчәнлегендә дә күрдек, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рафис Тимерхан улы.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев