Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында “Татар егете-2019” батырлык һәм сәләт бәйгесенең беренче зона туры узды (фото)

    Бәйгенең икенче зона туры 19 октябрь көнне - Березняк мәдәният йортында, ә финал өлеше 26 октябрь көнне район Мәдәният йортында булачак

    Реклама

    Байлангар мәдәният йортында район күләмендә үткәрелә торган “Татар егете-2019” батырлык һәм сәләт бәйгесенең беренче зона туры узды. Анда Вахит, Байлангар, Яна Сәрдек, Купка, Олуяз, Зур Кукмара авылларыннан килгән егетләр көч сынашты.
    Алар сәламләү, иҗади чыгыш, һөнәр, татар әкияте герое, сорау-җавап кебек бәйгеләрдә көч сынашты. Вахиттән Рамазан Мотыйгуллин, Купкадан Рәнис Галимов, Зур Кукмарадан Инсаф Халәветдиновлар финалга үтте. Аларга диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
    Бәйгенең икенче зона туры 19 октябрь көнне - Березняк мәдәният йортында, ә финал өлеше 26 октябрь көнне район Мәдәният йортында булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: