Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара өченче мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды

Өч сыйныф бүлмәсен төзекләндерү 1 миллион 100 мең сумга төшкән.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Кукмара өченче урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни юнәлештәге ресурс үзәге ачылды.

Чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, аның укыту-методик эшләр буенча урынбасары Миләүшә Бакланова, өлкән методист Таһир Нәбиев, мәктәп директоры Диләрә Ганиева, укытучылар, укучылар катнашты.

«Илкүләм проект буенча район мәктәпләрендә сигез “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды. Быелгы планга районыбызның алты белем йорты керде. Болар: Кукмара өченче, дүртенче, Сәрдекбаш, Пычак, Ядегәр урта мәктәпләре һәм беренче гимназия. Бүген өченче мәктәпкә әлеге үзәкне ачарга җыелдык. Ул табигый-фәнни юнәлештә эшләячәк. Кирәкле җиһазлар инде кайтты. Шуны да билгеләп үтим: табигый-фәнни юнәлештәге ресурс үзәгендә башка мәктәпләрдән дә укучылар килеп тәҗрибәләр, очрашулар уздыра алачак», - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.

Мәктәп директоры Диләрә Ганиева сүзләренә караганда, төзекләндерү эшләре һәм җиһазлар 1 миллион 100 мең сумга төшкән.

«Әлеге үзәкнең ачылуы - безнең өчен икеләтә сөенеч. Мәктәбебездә “Заманча мәктәп” федераль проекты буенча химия, биология һәм физика кабинетлары төзекләндерелде, һәрберсенә дәрес, лаборатор эшләр өчен кирәк булган яңа җиһазлар кайтарылды, дәрестән тыш чараларны оештыру өчен дә бик яхшы мәйданчык булдырылды. Мөмкинлекләр зур, алардан дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк», - диде Диләрә Хәким кызы.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk