Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара аша узучы тимер юл линиясе астындагы күперләрне ныгыту эшләре алып барыла

    Төзүчеләр, авыр транспорт чаралары белән Кукмара аша әйләнеп йөрмәс һәм махсус техникага күпер янында эшләргә уңайлы булсын өчен, елга өстеннән вакытлыча күпер салдылар.

    Кукмара аша узучы тимер юл линиясе астындагы күперләрне ныгыту эшләре алып барыла. Бу хакта Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин хәбәр итте.

    «Кукмара аша узучы тимер юл линиясе астындагы күперләрне ныгыту эшләре бара. Төзүчеләр, авыр транспорт чаралары белән Кукмара аша әйләнеп йөрмәс һәм махсус техникага күпер янында эшләргә уңайлы булсын өчен, елга өстеннән вакытлыча күпер салдылар», - дип билгеләп үтте Азат Гарифуллин. 

    Ә инде тимер юл переезды янындагы эшләргә килсәк, анда районыбызның шәхси эшмәкәре төзелеш белән мәшгуль. Тиздән Кукмарада тагын бер бизнес структурасындагы бина калкып чыгачак, дип өстәде район Башкарма комитеты җитәкчесе.

    Фото: Алсу Саләхетдинова/ «Хезмәт даны»
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: