Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл халкын спорт мәйданчыклары булдыру, юлларны төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр борчый

Чираттагы халык җыеннары Манзарас һәм Зур Кукмара җирлекләрендә үткәрелде

Бүген Манзарас һәм Зур Кукмара җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Анда эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

Азактан актлар залында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды. Җирлекләрне аеруча юлларны төзекләндерү, спорт мәйданчыклары булдыру, урам утларының торышы һәм башка мәсьәләләр борчый.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, Алсу Сәләхетдинова/ "Хнзмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев