Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Лубянда узган спартакиадада 200дән артык кеше чаңгыда узышты

    Ярышта катнашучыларны республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сәламләде. 

    Лубян авылында республиканың урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы-2021» дигән чаңгы ярышлары үтте. Чарада 32 команда 200дән артык кеше катнашты.

    Ярышта катнашучыларны республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриевлар сәламләде. 

    «“Урман чаңгы юлы” спартакиадасы безнең өчен матур традициягә әйләнде. Россиядә спортка зур игътибар бирелә, безнең урманчылык җәмгыяте дә читтә калмый. Бүгенге чара да, якты хатирә булып, күңелләрдә озак сакланыр, дип ышанам», - диде Равил Кузюров, урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын тәбрикләп.

    Реклама

    Әлеге чара кысаларында шулай ук төрле мәдәни-күңел ачу чаралары, спорт уеннары да оештырылган иде.

    Урманчылар бәйрәмендә Саба командасы җиңүче булып калды.

    Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны» 

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: