Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Цифрлы технологияләр Кукмара аграр көллиятне читләнеп узмый

Ресурс үзәге статусы бирелгәч, көллият зур үзгәрешләр кичерде.

Моннан ике ел элек «2014-2020 елларга Татарстан  Республикасында һөнәри белем бирүне үстерү» республика программасы кысаларында Кукмара аграр көллиятенә ресурс үзәге статусы бирелде. Төрле тармакта эшләүче белгечләр, һөнәр ияләре әзерләүгә юнәлдерелгән әлеге проект буенча Кукмарада үзәкнең филиалы булдырылды, көллият базасында зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды, матди-техник, укыту базалары яңартылды.


 
«Биш төп укыту бинасы, тулай торак, ашханә, спорткомплекс, лаборатория, остаханәләр – барысы да республика программасы буенча үзләренең икенче яшьлеген кичерде, - дип сүзен дәвам итә Азат Гатин. – Капиталь ремонт эшләре вакытында идән, түшәм, стеналар яңартылды, ишек, тәрәзәләр алыштырылды, ишегалдына брусчаткалар җәелде, ял зоналары булдырылды. Кайсы гына кабинетка керсәгез дә, анда хәзер иске җиһазларның берсен дә күрмәссез. Электрон интерактив стендларның барысы да яңа, заманча. Укучылар алдынгы чит ил компанияләрендә җитештерелгән куәтле техникаларда, интерактив тренажерларда гамәли дәресләр уза. Бездә спутник белән генә йөри торган тракторлар, басуларның торышын төшерү, анализлау өчен пилотсыз оча торган аппарат та бар. Соңгы вакытта цифрлы технологияләр тормышыбызга елдан-ел күбрәк үтеп керә. Шуның өчен без теләсә кайсы районның басуына барып, игеннең яфрагын тотып карау белән үк анда нинди авырулар барлыгын, нинди микроэлементлар җитмәвен анализлап бирә алырлык белемле студентлар әзерлибез. Шулай ук аграр көллиятнең ДеЛаваль кампаниясе белән берлектә җиһазландырылган терлекчелекне механикалаштыру кабинеты да Россиядә иң яхшылардан санала. Киләчәккә планнар зурдан. Әмма иң төп проблема булып, укыту кабинетлары җитмәү тора. Әлеге мәсьәләне дә хәл итү өстендә эш алып барабыз».

Бүгенге көндә ресурс үзәгендә агросәнәгать өлкәсенә караган 37 юнәлештә укыту оештырылган. Алга таба яңа төр - бакчачылык, фермерлык сити тармакларында эшли алырлык агрономнар да әзерләргә ниятлиләр.

Узган ел көллият «Мәгариф» илкүләм проектында каралган «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты буенча грант отып, кабинетларны компьютер, интерактив җиһазлар белән тагын да тулыландырган. Быел да илкүләм проект-та катнашып, грант акчалары хисабына лабораторияләрне җиһазландырырга планлаштыралар.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев