Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанның дүрт районында илкүләм проект буенча ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыклары ачылачак

Спорт мәйданчыклары «Демография» илкүләм проекты буенча ачылачак.

2021 елда «Демография» илкүләм проектының «Спорт –тормыш нормасы» федераль проекты буенча, Татарстанның дүрт районында ГТО нормативларын тапшыра торган спорт мәйданчыклары ачылачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Спорт мәйданчыклары Нурлат, Яшел Үзән, Чистай һәм Биектау районнарында урнашачак.

Шулай ук быел Кукмарада «Барс Арена» универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Төзелеш эшенә 2020 елның гыйнвар аенда тотынганнар иде, кыска гына вакыт эчендә мәһабәт зур бина сафка басты. Ике катлы спорт объектының гомуми мәйданы 4038,78 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә төрле күнегүләр ясау, волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнау өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Шулай ук спорт сараенда көрәш, бокс һәм тренажер заллары бар. Бинада бер үк вакытта 75 кеше шөгыльләнә ала.

Моннан тыш, Казанның Россия Герое С.А. Ашихмин исемендәге 130нчы урта мәктәбе территориясендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы, шулай ук стендка ату һәм пуля белән ату буенча спорт мәктәпләре җиһазлар һәм инвентарьлар белән тәэмин ителде. Татарстан һәм Россиянең спорт резервын әзерләүче 10 спорт оешмасына җиһаз, инвентарь, экипировка һәм 5 Ford Focus микроавтобусы сатып алынды.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk