Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

“Экология” илкүләм проекты буенча Татарстанда урманнарны саклау өчен 200 миллион сум акча тотылачак

Әлеге акчаларга 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкарырга, 11 тоннадан артык орлык әзерләргә, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерергә планлаштырыла.

Быел ”Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум акча бүленгән, шулай ук 46,4 миллион сум урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән. Әлеге акчаларга 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкарырга, 11 тоннадан артык орлык әзерләргә, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерергә планлаштырыла.

Илкүләм проект Кукмара районында да эшләп килә. Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхрәзиев сүзләренә караганда, “Экология” илкүләм проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында Лубян урманчылыгы территориясендә 34 гектар мәйданда 136 мең агач үсентесе утыртылган. 336 гектар мәйдан җирдә урман культуралары тәрбияләп торылган, 885,2 мең берәмлек утырту материалы әзерләнгән. Шулай ук ылыслы агачлардан - 36,3 килограмм, яфраклы агачлардан (имән) 300 килограмм орлык җыелган.

фото:  Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk