Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Витаминлы чәйләр

Файдалы киңәш

Балан чәе
Баланның җимешләре тынычландыргыч сыйфатка ия. Аларны чәй кебек (1 стакан кайнап торган суга 1 аш кашыгы балан) пешерәләр һәм көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәләр. Андый чәйдә С витамины күбрәк була. Ул гипертония авыруларыннан бик файдалы.

Серле миләш
1 аш кашыгы вакланган миләш һәм гөлҗимеш катнашмасын, 2 стакан кайнап чыккан суга салып, 12 сәгать дәвамында термоста төнәтергә куясы. Соңыннан бал яисә шикәр комы кушарга мөмкин. Киптерелгән миләшне башка үләннәр белән бергә кушып та эчәләр.

Кара миләш согы
Югары кан басымы булган вакытта һәр көнне 100 грамм кара миләш ашарга яки көненә 3 тапкыр (ашар алдыннан ярты сәгать кала яки ашаганнан соң 1 сәгать үткәч) 1 ай дәвамында 50шәр грамм согын эчәргә киңәш ителә. Шулай ук 1 килограмм кара миләшне 700 грамм шикәр комы белән изеп, көненә ике тапкыр 100әр грамм ашарга да мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk