Тәрәзә бозланмасын өчен файдалы киңәш
Бу ысулны язын да кабатларга мөмкин.
Кышкы суык тәрәзәләргә бизәкләр салмасын өчен, мин алдан ук чарасын күрергә тырышам.
3 чәй калагы суга 4 чәй калагы глицерин, берничә тамчы нашатырь спирты тамызам да, кәгазь салфетканы әлеге сыекчага манып, тәрәзә пыяласын сөртәм.
Глицерин тәрәзә пыяласын парланудан саклый. Бу ысулны язын да кабатларга мөмкин. Болай эшләү пыялада күзгә күренмәс элпә калдыра, аңа тузан кунмый.
Нурисә Сәләхова, Кукмара
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев