Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Шифалы чөгендер

Халык медицинасында чөгендерне ничек файдаланалар.

Чөгендер йодның күплеге буенча башка яшелчәләр арасында беренче урында тора. Анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп булганлыктан, пешкән чөгендер гипертония, атеросклероз авыруларыннан шифалы. Чи чөгендер суын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә мөмкин. Халык медицинасында чөгендерне түбәндәгечә файдаланалар.

  • Томау төшкәндә пешкән чөгендер суы белән борын эчен юыгыз.
  • Кан басымы югары булганда һәм тынычландыру чарасы буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер суын көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчегез.
  • Ангинаны дәвалау өчен, 1 кызыл чөгендерне вак угычтан уыгыз. Уылган 1 стакан чөгендергә 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстәгез. Бу катнашманы караңгы урында 4 сәгать өстен ябып тотыгыз. Аннан калын тукыма аша сыгыгыз. Куе массасын ташлагыз, ә суы белән 2,5 сәгать саен тамагыгызны чайкатыгыз.

ЗАРАРЫ БУЛЫРГА МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X