Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мунчада белеп чабын!

Табиблар кайбер авырулар булганда мунчага барырга ярамавы турында кисәтә.

Эссе мунчада рәхәтләнеп чабынырга күпләр ярата. Бигрәк тә кышкы мунча бик “тәмле” була. Тик табиблар кайбер авырулар булган очракта эссе мунчага барырга ярамавы турында кисәтә. Югары температуралы мунча гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары патологияләре вакытында тыела, дип хәбәр итә Мәскәүнең беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү департаментының штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельников.
Табиб сүзләренчә, гипертония, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, гепатит, анемия һәм эпилепсия белән интегүче кешеләргә мунчага барырга ярамый. Тире авырулары кискенләшкәндә мунча керүдән тыелып тору киңәш ителә.

Белгеч шулай ук исерек килеш мунчага бару куркыныч булуын аңлата. Алкоголь кан тамырларын киңәйтә, югары температура тәэсирендә дә шундый ук эффект күзәтелә. Мондый очракта кан тамырлары ярылырга мөмкин. Бу бигрәк тә атеросклероз, варикоз яки гипертония кебек авырулар белән җәфаланучы кешеләр өчен куркыныч. Әгәр баш миендә кан тамыры зыян күрә икән, ул чакта мунчага бару инсульт белән тәмамланырга мөмкин.

Тагын бер куркыныч нәрсә — алкоголь һәм югары температура кушылганда аритмия барлыкка килүе ихтимал. Аритмия инфаркт китереп чыгаруга сәбәбче булырга мөмкин.

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X