Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Массаж авыртуны баса

Һәр бармакның үз “органнары” бар. Әз генә буш вакыт булу белән кул бармакларын уарга тырышыгыз. Бигрәк тә кулыгыз туңган яисә тирләгән булса.

 

Баш бармак үпкә, бронхлар һәм бавыр өчен җавап бирә. Мәсәлән, йөткерүне баш бармакка массаж ясап, бигрәк тә тырнак төбенә баскалап киметергә, хәтта дәваларга мөмкин.

Имән бармактагы сигналлар ашкайнату системасына “барып ирешә”. Тырнакка басу авыздагы авыртуны, теш сызлауны киметә. Бармакның урта өлеше ашказаны, бавырга “тоташкан”. Бармакның иң түбән өлеше һәм баш бармак белән имән бармак арасындагы йомшак урын юан эчәклек өчен җавап бирә.

Урта бармак кан әйләнеше белән бик “дус”.

Атсыз бармакка массаж ясау нерв киеренкелегеннән, күңел төшүдән коткара.

Чәнти бармакның да функцияләре нечкә эчәк белән бәйләнгән. Бармакны уган саен хроник эч катуны киметеп була.

Йөрәк тибешен киметү, арганлыкны бетерү өчен учның иң үзәк өлешенә басарга кирәк.

Кулга массажны теләсә кайчан һәм теләсә кайда ясарга мөмкин. Иң элек бер минут тирәсе кулның чугын сабынлап юган кебек уарга кирәк. Кул температурасы күтәрелә һәм кул җылына. Аннан буыннарны “уяту” өчен бармакларны тиз генә йодрыкка төйнәгез һәм әкрен генә ачыгыз. Киресенчә, бармакларны көч белән, әкрен генә җыйнап, кисәк бармакларны турайтыгыз. Ике күнегүне дә унар минут ясарга кирәк.

Аннан соң бармакларны аерым-аерым һәр ягыннан, очыннан төбенә кадәр уыгыз. Шулай ук уч төбен, беләзекне дә массажсыз калдырмагыз. Бигрәк тә тоткач авырта торган нокталарга игътибар итегез. Ә массаждан соң кулыгызга крем сөртегез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X