Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кышкы тәгәрмәчләрне кайчан куярга?

Белгечләр төнлә температура 5 градус җылы сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга була, дип саный.

Юл хәрәкәте кагыйдә­ләрендә бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда йөрүне тыючы закон гамәлдә. Кышын җәйге резина белән йөрү куркыныч кына түгел, бу – ахмаклык, дип яза Кызыл таң.

* Кышкы шинаны җәйгедән ничек аерырга? Кышкысында MS яки M/S дигән язу тора. Мондый билгене, нигездә, Европа җитештерүчеләре куя. Безнекеләрдә исә, гадәттә, кар бөртеге сурәтләнгән. Кышкы резина җәйгегә караганда йомшаграк.

* Резина составында кирәкле һәм алыштыргысыз компонент – силика. Аның ярдәмендә ягулык, ким дигәндә, 5 процентка кимрәк тотыла.

* Шиналарның куллану вакыты машинаны ничек йөртүеңнән тора. Алар файдаланылмаган очракта да тиз “картая”. Кайчан җитештерелүе резинаның үзенә язылган.

* Ашалган, ярылган яисә киселгән урыннары булган резинаны кулланырга ярамый. 6 елдан артык сакланган резинаны да куярга киңәш ителми.

* Кайбер очракта юллар кар-боздан чистаргач та машина хуҗалары резинаны алыштырырга ашыкмый. Шуны онытмаска кирәк: йомшак резина җылыда тизрәк ашала, шулай ук аның тотрыклылыгы кими.

* Кышкы резина өчен аерым дисклар булдыру кирәк. Беренчедән, сезон саен аларны алыштырып торасы булмый, икенчедән, кышкы юлга сибелгән тоз дискның буявын ашый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X