Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кукмаралы Анжелика Әхмәтҗановадан кулич – Пасха күмәче рецепты

Тәмле булсын!

Кирәкле кушылмалар: ярты литр сөт, 5 йомырка, 2 йомырка сарысы, 250 грамм сыер мае, 0,5 чәй калагы тоз, 2,5 стакан шикәр комы, 80 грамм чүпрә, ванилин, он, 100 грамм йөзем җимеше, глазурь. 

Иң элек шикәр комы белән йомырканы туглагыз, туралган сыер мае, чүпрә, кайнаган сөт салып болгатыгыз да 8-12 сәгатькә (төнгә дә ярый) җылы урынга кабарырга куегыз. Алга таба тоз, ванилин, йөзем җимеше, он өстәп, барысын бергә бертөрле масса барлыкка килгәнче кул белән басыгыз, аннары 1-1,5 сәгатькә калдырыгыз. 

Соңыннан камырны формаларның 1/3 өлешенә салыгыз да өскә кадәр кабарганын көтегез. 180 градус кызулыктагы мичтә күмәч әзер булганчы пешерегез. Суынгач, кулич өстен глазурь белән бизәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X