Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кукмарада яшәүче Гөлмәдинә Саматовадан суган кыягы белән йомырка пәрәмәче рецепты

Тәмле булсын!

Камыр өчен кирәкле кушылмалар: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 кап коры чүпрә, он.

Эчлек өчен: йомырка, суган кыягы, тоз.

Сөт, су, шикәр комы, тоз, үсемлек мае, чүпрә һәм он салып камыр басыгыз, аны 1 сәгатькә күпертергә калдырыгыз. Пешкән йомыркаларны вак итеп турагыз, туралган суган кыягын табада суы беткәнче пешекләп алыгыз. Камыр кабаруга, пәрәмәчләр ясагыз да ким дигәндә 20 минут өстен каплап ял иттерегез. Кызган табага үсемлек мае салып, пәрәмәчләрне шунда пешерегез. Беренче ягын пешергәндә капкачны ябып торсагыз, алар тагын да уңар.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X